news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Петербург халыкара икътисади форумы-2025 башланды

Петербург халыкара икътисади форумы-2025 башланды
Фото: © «Татар-информ», Динара Прокопьева

Бүген Санкт-Петербургта Петербург халыкара икътисади форумы башланып китте. Форум 21 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Эшлекле программаның төп чаралары «Экспофорум» конгресс-күргәзмә үзәгендә уза.

140 илдән 20 мең кеше форумда катнашуын раслаган. Анда шулай ук Татарстан делегациясе дә катнаша. Делегацияне республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкләячәк дип көтелә.

Төбәкләрнең казанышлары һәм Россия компанияләренең инновацион проектлары күргәзмәсе – форумның аерылгысыз өлеше. Татарстан стенды Н павильонына керү өлешендә урнаштырылган. Стендны татар милли бизәнү әйберләре белән илһамланып бизәгәннәр.

Эшлекле программаның беренче чараларының берсе буларак «Төбәкләр һәм икътисади зоналар: Россия-Кытай хезмәттәшлегенең яңа офыклары» түгәрәк өстәле узды. Татарстан белән Кытай арасында хезмәттәшлек алып бару тәҗрибәсе турында ТР Инвестицион үсеш агентлыгы башлыгы Талия Миңнуллина сөйләячәк.

Пленар утырыш җомгага, 20 июньгә, планлаштырылган. Анда Россия Президенты Владимир Путинның чыгышы көтелә.

Видео: © «Татар-информ», Динара Прокопьева

news_right_1
news_right_2
news_bot