news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербургта Педагогик ассамблея эшен дәвам итә

Тәүге көнне Ассамблеяда гомум белем бирү юлларын арытаба үстерү һәм укытучыларны әзерләү һәм аларның квалификациясен күтәрү мәсьәләләре каралды

(Санкт-Петербург, 22 гыйнвар, “Татар-информ”, Зәрия Хәсәнова). Кичә Санкт-Петербургның А.И. Герцен исемендәге Русия дәүләт педагогия университетында «Педагогик ассамблея» кысаларында РФ да Укытучы елы тантаналы ачылды.
Бу олы чарага ил җитәкчелеге, Мәгариф һәм фән министрлыклары, югары уку йортлары ректорлары, илнең бөтен төбәгеннән иң яхшы - "Ел укытучысы"нда җиңүчеләр, "Мәгариф" милли проектын тормышка ашыруда актив катнашучылар, БДБ илләреннән, ЮНЕСКОдан вәкилләр чакырылды. Тәүге көнне Ассамблеяда гомум белем бирү юлларын арытаба үстерү һәм укытучыларны әзерләү һәм аларның квалификациясен күтәрү мәсьәләләре каралды. РФ Президенты илдә Укытучы елы үткәрү хакындагы Указга узган ел март аенда кул куйган иде. Ил Президенты инициативасы белән 2010 елда "Безнең яңа мәктәп" программасы эшли башлаячак. Ул акрынлап яңа мәгариф стандартларына күчүне, мәктәп челтәре инфраструктурасын үзгәртүне, укучылар сәламәтлеген ныгытуны, укытучылар мөмкинлеген үстерүне һәм талантлы балаларга ярдәм итүне күз алдында тота. Ул укыту дәрәҗәсен һәм балалар белемен күтәрүне күз алдында тота. Шулай ук, мәктәп директорлары квалификациясен күтәрүгә юнәлтелгән программа дәвам итәчәк, алар "Иң яхшы мәктәп директоры- 2010" исеме өчен көрәшәчәк. Хәзерге вакытта Русия мәктәпләрендә 1 млн 360 мең укытучы эшли, барысы 53,5 мең урта гомумбелем бирү учреждениесе исәпләнә, шуларның 34 меңе авыл һәм 19 меңнән артыгы шәһәр мәктәбе. Бүген Педагогик ассамблеядә катнашучылар укучыларны рухи-әхлакый тәрбияләү мәсьәләләре буенча да фикер алыша.Укытучы елы эмблемасы - ачык учыннан канатланган кошчыкларын -укучыларын зур тормышка очырган укытучы кулы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100