news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербургта күргәзмәдә татарларның милли заманча киемнәре күрсәтеләчәк

Санкт-Петербургның «Һөнәрчелек палатасы» бинасында (Адмиралтия каналы яр буе, 23нче йорт) 11 майдан 25 майга кадәр «Вакытның алтын җебе» дип исемләнгән эксклюзив күргәзмә узачак.  Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге шул турыда хәбәр итә.

«Вакытның алтын җебе» мәдәни-күргәзмә проектын «Һөнәрчелек палатасы» төбәкара иҗтимагый оешмасының декоратив һәм гамәли сәнгать осталары гамәлгә ашыра.

Ул Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге, Санкт-Петербургтагы татар хатын-кызларының «Ак калфак-Нева» иҗтимагый оешмасы, «Mастер мира» күргәзмә берләшмәсе һәм «The Podium» модель агентлыгы ярдәме белән оештырыла.

Мәдәни чара Россия халыклары сәнгате елы һәм материаль булмаган мәдәни мирасы елы кысаларында һәм Рус һәм татар халыкларының тарихи бәйләнешләре көннәрендә үтә.

Күргәзмәдә ир-атларның заманча татар киемнәре үрнәкләре тәкъдим ителәчәк. Алар татар милли киеменең традицион формаларына нигезләнгән, татар мотивларын үз эченә алган чигүле бизәк белән бизәлгән. Бу киемнәр тантаналы чаралар һәм эшлекле очрашулар өчен каралган.

Теманы татар хатын-кызларының милли киемнәре тулыландыра. Аларны Санкт-Петербургның милләтләр йорты, Ленинград өлкәсенең Дуслык йорты, «Ак калфак-Нева» татар хатын-кызлары оешмасы, «Файда» Татар мәдәни җәмгыяте» төбәк иҗтимагый оешмаларының татар фольклоры фондларыннан туплаганнар.

Экспозициядә традицион милли костюмнар, алтынлы һәм энҗеле тегү техникасында эшләнгән интерьер һәм көнкүреш әйберләре тәкъдим ителәчәк.

11 май көнне күргәзмәне ачу тантанасында мастер-коллекционер Людмила Макарова этник хатын-кыз костюмы коллекциясен күрсәтәчәк. Шулай ук Павлов посады яулыкларыннан рус костюмнары, күлмәкләре иҗат итүче Елена Чернышова үз коллекциясе белән таныштырачак, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100