news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Санкт-Петербургта “Нур” газетасының чыга башлавына 105 ел тулу уңаеннан конференция узды

Конференциядә җәмәгать һәм дини оешмалар вәкилләре, сәясәт эшлеклеләре, дәүләт хакимияте органнары хезмәткәрләре катнашты

(Санкт-Петербург, 15 март, “Татар-информ”, Эльвира Муравицкая). 14 мартта Санкт-Петербург Милләтләр йортында Санкт-Петербург Татар милли-мәдәни мохтарияте тарафыннан оештырылган “21 гасырда милли гаммәви мәгълүмат чаралары” дип исемләнгән фәнни-гамәли конференция узды.
Россиядә беренче татар газетасы – “Нур”ның чыга башлавына – 105, басманың яңадан торгызылуына 20 ел тулуга багышланган конференциядә җәмәгать һәм дини оешмалар вәкилләре, сәясәт эшлеклеләре, Санкт-Петербургта татар диаспорасының эшләвен һәм үсешен тәэмин итүче дәүләт хакимияте органнары хезмәткәрләре, шулай ук Казакъстан, Кыргызстаннан һәм Әстерхан шәһәреннән татар диаспорасы вәкилләре катнашты.
Татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Рәис Яркәев үз чыгышында билгеләп үткәнчә, конференция Санкт-Петербургта – танылган мәгърифәтче, язучы һәм журналист Атаулла Баязитовның хакимиятләрнең каршылыгын җиңеп “Нур” (“Свет”) газетасының беренче санын бастырып чыгарган шәһәрдә узуы очраклы түгел. “Газета чыга башлаган көннәреннән алып татар мәдәниятенә бары тик файда гына китерде. Бу вакыт эчендә анда Петербург һәм Россиядә яшәүче татарларның тормышына тискәре йогынты ясарлык бер генә мәкалә дә басылмады. Биредә, әлбәттә, Атаулла Баязитовның эшен лаеклы дәвам итүче Әлфинур Гафурованың да өлеше зур”, - диде Яркәев.
Бүгенге көндә “Нур” газетасы бер мең тираж белән 12 битле булып кварталга бер мәртәбә даими рәвештә басыла.
“Нур” газетасы татар халкының тарихын һәм мәдәниятен яктыртуны максат итеп куя. Россия тарихында татар милләтенең роле, рус халкы белән тарихи элемтәләргә аерым игътибар бирелә. Газета Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендә яшәүче татарлар арасында милли гореф-гадәтләр, тел һәм мәдәниятне пропагандалауга хезмәт итә.
Конференциядә татар мохтариятен борчыган проблемаларга зур игътибар бирелде. “Нур” газетасының баш мөхәррир урынбасары һәм журналисты Асия Садриеваның чыгышында бүгенге вәзгыятькә карата кискен, әмма урынлы тәнкыйть сүзләре яңгырады. “Газетаның хәле бик тә катлаулы. Бу, аерым алганда, безнең үз этник территориябездән аерым урнашуыбызга бәйле. Бүгенге көндә газетаны тарату җайга салынмаган. Петербург татар иҗтимагый оешмалары милли мәдәниятне үстерми. Без Сабантуй, татар концертлары, мемориаль митинглар үткәрү белән генә шөгыльләнәбез. Бәйрәм итәбез, ә эш белән шөгыльләнмибез. Беренче чиратта, газетаның электрон версиясен булдырырга, якшәмбе мәктәбе, татар ансамбле оештырырга кирәк”, - дип белдерде Садриева.
“Минем карашымча, төп проблемаларның берсе – газета укучыларның үзләренең актив катнашуы җитенкерәмәү. Шәһәрдәге иң әһәмиятле вакыйгаларны яктыртып барырга, эшкуарларны җәлеп итәргә, бәйрәмнәрне бергәләп үткәрергә һәм шул рәвешле милли мәдәниятне һәм үзаңны сакларга кирәк”, - дип белдерде Санкт-Петербург Милли мәдәниятләр йорты вәкиле Тамара Смирнова.
Конференциядә залда утыручы Санкт-Петербург татар диаспорасы вәкилләре дә актив катнашты. Мисал өчен, конференция барышында бердәм татар мәгълүмат үзәге булдыру турындагы тәкъдим яңгырады. Анда шалтыратып, Петербург, Россия һәм дөньяда яшәүче татарлар хакында соңгы яңалыкларны белергә мөмкин булыр иде. Конференциядә катнашучылар шулай ук газетаны популярлаштыру өчен аның сайтын булдырырга кирәк дигән уртак фикерне белдерде.



news_right_1
news_right_2
news_bot