news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Санкт-Петербургта Невада татар кичәсе узачак

4 июль көнне Санкт-Петербургта «Караидель» теплоходында Нева буйлап татар музыка сәяхәте узачак. Бу хакта «Питер.Татар» сайты хәбәр итә.

Катнашучыларны милли стильдәге кичә көтә: татар җырлары, милли биюләр һәм Петербургның матур күренешләре.

Кичәнең махсус кунагы яшь йолдыз, уникаль тавыш иясе, «Татар Моңы» фестивальләре лауреаты Илдар Насыйров булачак, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot