Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Санкт-Петербургта «Нева ярындагы татарлар» конференциясе булды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Санкт-Петербургта «Россия-минем тарихым» тарихи мультимедиа паркында «Нева ярларындагы татарлар» төбәк фәнни-гамәли конференциясе узды. Бу хакта Татарстанның Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге хәбәр итә.
«Нева ярларындагы татарлар» конференциясендә Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев, Татарстанның Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Шамил Шәяхмәтов, милләтара мөнәсәбәтләр һәм Санкт-Петербургта миграция сәясәтен гамәлгә ашыру комитеты рәисе вазифаларын вакытлыча башкаручы Алексей Силкин һ.б. катнашты. Шулай ук танылган мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре татар җәмәгатьчелеге, эшмәкәрләр, милли якташлык җәмгыятьләре, курсантлар һәм яшьләр бар иде.
Концерт программасына традицион татар чыгышлары, шулай ук Татарстан һәм аның бай милли мәдәнияте турындагы видеороликлар кертелгән иде. Чара кысаларында шулай ук «Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсенең татар милли-мәдәни берләшмәләре эшчәнлеге» мәгълүмат такталары һәм экспозиция стендлары, «Декоратив-гамәли сәнгать эшләнмәләрендә татар халкының гореф-гадәтләре һәм традицияләре» экспозициясе һәм «Нева ярындагы татарлар» сәнгать күргәзмәсе тәкъдим ителде.
Конференция татар халкының милли үзенчәлеген саклау һәм үстерү өчен мөһим мәйданчыкка әверелде. Моннан тыш, «Нева ярындагы татарлар» күргәзмәсенә төрле мәдәни һәм милли учреждениеләр вәкилләрен җыелды, бу төбәкара диалогны ныгытуга һәм үстерүгә ярдәм итә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз