news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербургта Нева буенда яшәгән татарлар турында китап чыгарырга җыеналар

Журналист, язучы, туган якны өйрәнүче, җәмәгать эшлеклесе Рәхим Теләшев Петербург татарларының тарихын, аларның ил язмышында актив катнашуын һ.б. чагылдырган китаплар чыгарган инде.

Санкт-Петербургта Нева буенда яшәгән татарлар турында китап чыгарырга җыеналар
tatspb.tatarstan.ru

(Казан, 19 март, «Татар-информ»). Татарстанның Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин Санкт-Петербург татар милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары, меценат Шамил Алюшев һәм журналист, язучы, туган якны өйрәнүче, җәмәгать эшлеклесе Рәхим Теләшев белән очрашты. Алар яңа китап турында сөйләште. Бу хакта Татарстанның Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Очрашуда мәдәни-агарту характерындагы мәсьәләләр һәм «Татары на Невских берегах» дигән яңа китапның концепциясе, эчтәлеге һәм басмада кулланылачак фотоматериаллар хакында фикер алыштылар

«Автор ышанычлы чыганаклар һәм замандашларының истәлекләренә нигезләнгән әлеге монографияне язуга күп вакытын һәм көчен сарыф иткән. Китап бай эчтәлекле була, күп кенә рәсемнәр һәм фотоларны үз эченә ала. Әлеге хезмәтнең төбәктә яшәүче татарлар тарихындагы билгесез сәхифәләрне ачуга зур өлеш кертәчәге бәхәссез», диелә бу хәбәрдә.

Рәхим Теләшев үз иҗатында тарихи темага — татар халкының тарихын һәм мәдәниятен дөрес итеп яктыртуга игътибар бирә. Ул Петербург татарларының тарихын, аларның ил язмышында актив катнашуын һ.б. чагылдырган «Золотая Орда: полемические заметки», «От индейцев и гуннов до Золотой Орды», «Татарская община Санкт-Петербурга. К 300-летию города», «Татары в Великой Отечественной войне и блокаде Ленинграда» кебек хезмәтләр авторы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100