news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербургта “Муса Җәлилнең моабит дәфтәре” дип аталган күргәзмә ачылды

Экспозициядә рәссам, график Фәрхать Сабирҗановның герой шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышланган картиналары урын алган.

Санкт-Петербургта “Муса Җәлилнең моабит дәфтәре” дип аталган күргәзмә ачылды
tatspb.tatarstan.ru

(Казан, 23 февраль, «Татар-информ»). Татарстанның Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллегендә рәссам, график Фәрхать Сабирҗановның герой-шагыйрь Муса Җәлил истәлегенә багышланган “Муса Җәлилнең моабит дәфтәре” күргәзмәсе ачылды. Бу турыда Даими вәкиллек матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстанның Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиле Ренат Вәлиуллин кунакларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. Ул күргәзмәгә килүчеләргә рәхмәт сүзләрен җиткерде. Рәссамның улы Тимур Сабирҗановка әтисенең истәлеген һәм мәдәни мирасын саклаган өчен Рәхмәт хаты тапшырды.

Экспозицияне ачу чарасында Санкт-Петербург Рәссамнар берлеге әгъзалары, рәссамнар, сәнгать белгечләре, иҗат әһелләре, татар җәмәгатьчелеге, рәссамның дуслары һәм Муса Җәлилнең кызы Люция Мусаевна катнашты.

  • Фәрхать Сабирҗанов 1933 елның 30 маенда Татарстанның Буа районы Энтуган авылында туган. 2009 елның 18 апрелендә вафат булган. Мәскәү өлкәсе Талдом авылында җирләнгән.
  • 1964 елда В.И.Суриков исемендәге Мәскәү сәнгать институтын тәмамлаган. Шул ук елны РСФСР Мәдәният министрлыгы билгеләве буенча Оренбург шәһәренә, аннары Орск шәһәренә җибәрелгән. Казахстанда 15 ел яшәгән. 1968 елдан РСФСР Рәссамнар берлеге әгъзасы. Орск шәһәрендә Рәссамнар йортын ачуны башлап йөргән. Урал төбәге шәһәрләрендә барельеф, мозаика, сграффито техникасы буенча ясалган дистәләрчә эшләр авторы.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100