news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Санкт-Петербургта Муса Җәлилнең 112 еллыгын билгеләп үтәчәкләр

Чараның сценарие тантаналы өлеш, рәсми затларның чыгышлары һәм шагыйрьнең шигырьләрен укуны үз эченә ала.

(Казан, 8 февраль, «Татар-информ»). 15 февральдә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 112 ел тула. Әлеге уңайдан Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге шагыйрьнең якты истәлегенә багышланган чаралар үткәрә, дип хәбәр итә вәкиллекнең матбугат хезмәте.

12.00 сәгатьтә Гавана урамындагы 18нче йортта күркәм гадәткә әверелгән «Җәлил укулары» узачак. Шулай ук татар халкының бөек шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр куячаклар. Чараның сценарие тантаналы өлеш, рәсми затларның чыгышлары һәм шагыйрьнең шигырьләрен укуны үз эченә ала.

Аннары Санкт-Петербургның Василеостровский районында урнашкан дүртенче китапханәсендә «Муса Җәлил: Дүрт чәчәк: әдәби мемориал» дигән шигърият кичәсе узачак.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot