news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербургта Муса Җәлилгә һәйкәл куелачак

Тарихи сын 9 май - Бөек Җиңү көненә ачылырга тиеш, ул милләттәшебез Әхнәф Зыякаевның чираттагы иҗат җимеше булачак

(Санкт-Петербург,14 гыйнвар, “Татар-информ”, Зәрия Хәсәнова). Петербург сынчысы, милләттәшебез Әхнәф Зыякаев бу көннәрдә, чын мәгънәсендә, иҗат утларында яна. Ул мастерскоенда иртә таңнан төнгә кадәр эшли. Хикмәт шунда, төньяк башкалада патриот- шагыйрь, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты Муса Җәлилгә һәйкәл куелачак. Һәйкәлнең авторы, әлбәттә, билгеле сынчы, Башкортстан татары Әхнәф Зыякаев. Җәлилгә Санкт-Петербургта һәйкәл ачылу вакыйгасы - тарихи чынбарлыкның тантана итүе булачак. Ни өчен дигәндә, Муса Җәлил Ленинград өлкәсе Волхов фронтында көрәшкән. Шушы җирләрдә каты яраланып пленга эләккән. Ленинградны яклаган батырлар арасында Муса Җәлил якты йолдыз булып балкып тора. Фронтка алынган тәүге чорда Муса артиллерия рядовое. Аннары политсоставның кыска курсларында укып өлкән политрук званиесе ала. 1942 елның мартында Волхов фронтына җибәрелә. 2нче Удар армия каршында басылучы "Отвага" гәзите хәбәрчесе була. Бу армия Ленинград боҗрасын өзү өчен барган яуда аяусыз көрәшә. 2нче Удар армия камалышта кала. Күп сугышчы батырларча һәлак була. Муса Җәлилнең, исә, тиңдәшсез батырлыгын исбатлаган "Моабит дәфтәрләре" генә илгә әйләнеп кайта.
Яңа елның тәүге атнасында Әхнәф Зыякаев безнең белән очрашты. Очрашу барышында сынчы-рәссам сорауларга җавап бирде, эшләре белән таныштырды. Заман сынчылары арасында милләттәшебез татар сюжетларына күп игътибар бүлүе, милли асылны аңлавы белән аерылып тора. Мисалга авторның Габдулла Тукай һәйкәлен китерергә мөмкин. Ул һәйкәл Санкт-Петербургның тарихи үзәге булган Петроград районында куелды. Тукай шәһәрнең көзге, ачы җиленнән саклангандай, пәлтә якасын күтәргән һәм ачылмасын өчен кулы белән тоткан. Шул ук вакытта, шагыйрь өмет белән киләчәккә караган. Ул үзенең үлемсез буласын, мөгаен, белгәндер.
Хәзер шәһәрдә яшәүче милләттәшләр тормышларындагы истәлекле вакыйгаларны һәм бөтенхалык бәйрәмнәрен Тукай янында билгели. Шагыйрь чәчәктән өзелми.
Гомумән, Әхнәф Зыякаевның тарихи эшләре байтак. Ул А.С. Пушкинның 200 еллык юбилее уңаеннан оештырылган иҗади бәйгедә катнашты. Милләттәшебезгә нинди таләпчән киртәләр аша үтәргә туры килгәнлеген күз алдына китерү кыен түгел. Әмма хакыйкать шул – Белгород өлкәсенең Иске Оскол шәһәрендә Пушкинга куелган сын Әхнәф тарафыннан иҗат ителгән. Бу милләттәшебезнең Пушкинианага керткән лаеклы өлеше. Әхнәф Зыякаев А.Баязитов һәм Л.Гумилевка куелган мемориаль такталарны иҗат итү бәйгесендә дә җиңде. Казанда Татарстанга эвакуацияләнгән Ленинград боҗрасында калганнарга куелачак һәйкәлнең дә авторы ул булачак дип көтелә. Озак вакыт Әхнәф Зыякаев “Болгар иле” иҗади төркемендә эшләде. Борынгы болгарлар тормышын яктыртты. Моннан берничә ел элек Һиндстандагы Брахма Кумарис университеты Әхнәфне Гиансаруло шәһәрендә мәһабәт фонтан эшләүдә катнашырга чакырды. Эш барышында якташыбыз Әхмәдәбад шәһәре Сәнгать академиясе галимнәре белән таныша. Алар, үз чиратында, Зыякаевны талипләргә лекция укырга һәм гамәли дәресләр үткәрергә димли. Бу хәлне урындагы телевидение һәм вакытлы матбугат киң яктырта. Биредә үк ул, талпан энцефалитетыннан чирләүчеләргә ярдәм йөзеннән оештырылган, Бөтендөнья хәйрия чарасында катнаша. Җир йөзендәге иң зур полотнога Англия, Япония иҗатчылары белән берлектә Зыякаев та рәсем төшерә. Милләтпәрвар буларак, ул бөркет аулау белән мавыгучы татарны сурәтли. Әхнәфнең картинасы бу полотнадагы иң яхшы өч эш исемлегенә кертелә. Нәтиҗәдә, Зыякаев исеме, җир йөзендәге иң зур картинаны иҗат итүдә катнашучы буларак, башкалар белән берлектә Гиннесның Рекордлар китабыннан урын ала. Ә инде булачак Муса Җәлил һәйкәленә килгәндә, Зыякаев яугир- шагыйрь образын иҗат итүнең шактый катлаулы булуын яшерми. Ул аны сын формасында гына бирүгә каршы. Шунлыктан бик нык уйлана, Җәлил әсәрләрен, аның турындагы китапларны кат-кат укып чыккан. Берничә сызымнар белән безне дә таныштырды. Муса Җәлилгә һәйкәл 9 майга - Бөек Җиңү көненә ачылырга тиеш.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100