news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербургта Муса Җәлилне искә алу көне була

Санкт-Петербургта Муса Җәлилне искә алу көне була
Фото: https://tatspb.tatarstan.ru

26 августта Санкт-Петербургның Гавань урамындагы 18-нче йорт скверында герой-шагыйрь Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасы була. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге хәбәр итә.

25 августта 1944 елда Моабит төрмәсендә татар шагыйре һәм хәрби хәбәрче Муса Җәлилне фашистлар җәзалап үтерүгә быел 80 ел тула.

Чәчәкләр салу тантанасы 12:00 сәгатьтә башлана. Чара бер минут тынлык белән башлана. Әлеге истәлекле көндә теләге булган һәркем Муса Җәлилнең шигырьләрен укый ала. Җәлил шигырьләре – кеше батырлыгының кайтавазы, диелә хәбәрдә.

Чара төбәк иҗтимагый оешмалары белән берлектә Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге инициативасы белән оештырылган.

Татар шагыйре һәм Советлар Союзы Герое Муса Җәлил һәйкәле Санкт-Петербургта 2011 елның 19 маенда ачылган. Һәйкәл Татарстан Республикасының Санкт-Петербургка бүләге булып тора. Бу урын очраклы гына сайланмаган: Бөек Ватан сугышы вакытында Муса Җәлил Ленинград янындагы Волхов фронтында өлкән сәяси җитәкче дәрәҗәсендә «Отвага» газетасының хәрби хәбәрчесе булып хезмәт итә, 1942 елда әсирлеккә, ә аннары концлагерьга эләгә. Муса Җәлил һәм аның көрәштәшләренең батырлыгы – хәрби ант һәм гражданлык бурычына тугрылык үрнәге, диелә хәбәрдә.

Барлык теләүчеләрне чарада катнашырга һәм легендар герой-шагыйрьне искә алырга чакырабыз, ди оештыручылар.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100