news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Санкт-Петербургта Муса Җәлилгә багышланган конкурс игълан ителде

Санкт-Петербургта ясалма фәһем ярдәмендә Муса Җәлилгә багышланган ролик булдырып, конкурста катнашырга мөмкин. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге хәбәр итә.

Конкурсны Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татарларының «Питер.Татар» порталы һәм Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге үткәрә.

Конкурста җиңүчеләр вәкиллектән дипломнар һәм истәлекле бүләкләр, шулай ук порталдан зур булмаган акчалата бүләкләр алачак: 1 нче урын өчен – 5000 сум, 2 нче урын өчен – 3000 сум, 3 нче урын өчен – 2000 сум. Шулай ук порталда алар турында аерым мәкалә чыгачак.

Конкурска роликлар электрон адреска кабул ителә piter.tatar@yandex.ru 20 февральгә кадәр (шул исәптән). Нәтиҗәләр 2026 елның 23 февралендә игълан ителәчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot