news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Санкт-Петербургта Муса Җәлил һәйкәле янындагы скверда өмә узган

Санкт-Петербургта Муса Җәлил һәйкәле янындагы скверда өмә узган
Таһир Вәлиуллин фотосы

Санкт-Петербург шәһәрендә татар җәмгыяте вәкилләре татар шагыйре-герой Муса Җәлил һәйкәле янындагы скверда өмә уздырды. Өмәдә Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиле урынбасары Таһир Вәлиуллин да катнашты.

Әлеге чара Россия халыклары бердәмлеге елында, шулай ук 2026 елда Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулу уңаеннан аеруча зур әһәмияткә ия булды.

«Без өмәне аңлы рәвештә, бөек шагыйрь истәлегенә тирән хөрмәт белән эшләргә булдык. Аның 120 еллыгы елында һәйкәл янындагы скверның чиста һәм якты көч урынына әйләнүе аеруча мөһим. Китапханә системасындагы дусларыбызга уртак хезмәтләре өчен рәхмәт», – диде Таһир Вәлиуллин.

Өмәдә катнашучылар юлларны, газоннарны һәм һәйкәлнең постаментын тәртипкә китерделәр. Өмә барышында Муса Җәлилнең шигырьләре һәм татар халык көйләре яңгырады.

news_right_1
news_right_2
news_bot