news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербургта «Минем данлы Татарстаным» дигән күргәзмә ачылды

Полина Илюшкинаның Мәскәү, Казан, Әлмәт һәм Германиядә шәхси күргәзмәләре оештырылган, картиналары Кытай, Көньяк Корея, Мисыр, Венгрия, Словакия, Сербия, Италия һ.б. илләрдә үткәрелгән коллектив күргәзмәләрдә тәкъдим ителгән.

Санкт-Петербургта «Минем данлы Татарстаным» дигән күргәзмә ачылды
https://tatspb.tatarstan.ru

(Казан, 11 сентябрь, «Татар-информ»). 10 сентябрьдә Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллегендә Полина Илюшкинаның, Renaissance оркестры белән берлектә, ТАССР оешуның 100 еллыгына багышланган «Минем данлы Татарстаным» дигән музыкаль-сәнгать күргәзмәсе ачылды. Бу хакта Татарстанның Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Полина Илюшкина 1990 елда Казанда туган. 2005-2009 елларда Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесында белем алган. 2015 елда В.И.Суриков исемендәге Мәскәү дәүләт академия сәнгать институтын тәмамлаган. 2018 елда Казанда Россия сәнгать академиясенең Иҗат остаханәләренә кабул ителгән.

Полина Илюшкина – Россия Рәссамнар иҗат берлеге (Халыкара рәссамнар федерациясе) һәм Россия Рәссамнар берлеге (ЮНЕСКО каршындагы Халыкара сынлы сәнгать ассоциациясе) әгъзасы.

Полина Илюшкинаның Мәскәү, Казан, Әлмәт һәм Германиядә шәхси күргәзмәләре оештырылган, картиналары Кытай, Көньяк Корея, Мисыр, Венгрия, Словакия, Сербия, Италия һ.б. илләрдә үткәрелгән коллектив күргәзмәләрдә тәкъдим ителгән. Рәссамның картиналары Россия сәнгать академиясе фондында, Россия һәм чит илләрдәге дәүләт һәм шәхси җыелмаларда саклана.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100