news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Санкт-Петербургта Милли мәдәният фестивалендә татар мәдәниятен тәкъдим итәләр

Фестивальнең төп максаты – киң җәмәгатьчелекне татар халык тарихы, традицияләре, көнкүреше һәм сәнгате белән таныштыру.

(Казан, 31 октябрь, «Татар-информ»). 8 ноябрьдә Санкт-Петербургта Татар мәдәнияте декадасы узачак. Чара Халыклар бердәмлеге көненә һәм ТР Конституциясе көненә багышланган. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Милли мәдәният фестивалендә татар мәдәниятен күргәзмә, мастер-класс һәм уен программалары, әдәби кичәләр аша таныштырачаклар. Чарада милли әдәбият, музыка, декоратив-ясалма сәнгать үзенчәлекләре дщ тәкъдим ителәчәк.

  • Фестивальнең төп максаты – киң җәмәгатьчелекне татар халык тарихы, традицияләре, көнкүреше һәм сәнгате белән таныштыру.

Чарада рәсми затлар катнашуы, Татарстанның Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының яңа басмалары күргәзмәсен ачу һ.б. көтелә

news_right_1
news_right_2
news_bot