news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Санкт-Петербургта милләтара татулык форумы узачак

Санкт-Петербургта  милләтара татулык форумы узачак
Фото: © «Татар-информ»

11-13 сентябрьдә Санкт-Петербургта милләтара татулык форумы узачак. Форумны Татар федераль милли-мәдәни автономиясе, шулай ук Ленинград өлкәсе һәм Санкт-Петербург татарлары автономияләре оештыра.

Форум кысаларында экспертлар, чакырылган кунаклар катнашында панель дискуссияләр оештыру планлаштырыла. Анда катнашучылар милләтара татулыкның актуаль мәсьәләләре турында фикер алыша алачак. Шулай ук мәдәни аралашуны үстерү буенча мастер-класслар һәм гамәли дәресләр үткәреләчәк. Мәдәни мирас күргәзмәсендә төрле милләтләрнең халык сәнгате, һөнәрчелеге һәм гореф-гадәтләре үрнәкләре, шулай ук бу өлкәдә инновацион проектлар тәкъдим ителәчәк. Форум нәтиҗәләре буенча милләтара этномәдәни проектлар җыентыгы әзерләнәчәк, анда милли традицияләрне заманча практикаларга интеграцияләүнең иң яхшы мисаллары керәчәк.

«Безгә төрле милләтләр белән аралашу өчен мәйданчыклар кирәк. Мондый форумнар мәдәни аермаларны аңларга, бер-беребезне хөрмәт итәргә, бергә эшләргә мөмкинлек бирә. Күпмилләтле җәмгыять алдында торган проблемаларны чишәргә, конфликтларның нәрсәдән килеп чыкканын ачыкларга, аларны булдырмау һәм вакытында хәл итү юлларын табарга ярдәм итә. Татар федераль милли-мәдәни автономиясенең бик күп уңышлы проектлары бар. Без тупланган тәҗрибәбезне илебезнең башка милли берләшмәләре вәкилләре белән дә уртаклашачакбыз», – диде Татар милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдар Гыйльметдинов.

Татар федераль милли-мәдәни автономиясе1998 елның 20 маенда Казан шәһәрендә оештырыла. Аның составына 41 төбәк һәм 8 җирле татар милли-мәдәни автономиясе керә.

Соңгы елларда автономия татар халкының милли-мәдәни мирасын саклау буенча күптөрле проектлар булдырды: татар телен өйрәнү өчен методик әсбаплар, Татар яшьләре өчен чаралар оештыру буенча методик ярдәмлекләр чыгарды. Төрле юнәлешләрдә методик җыентыклар эшләнде: татар тарихы, милли кием, традицияләр, җыр китаплары һ.б. Югарыда санап үтелгән барлык әсбап-җыентыклар татарларның төбәк һәм җирле автономияләре эшли торган РФ төбәкләренә җибәрелә.

news_right_1
news_right_2
news_bot