news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербургта Михаил Девятаев турында фильм төшерә башладылар

Актер Павел Прилучный катнашындагы «Фау-2: Побег из ада» хәрби блокбастеры совет очучысының батырлыгы хакында сөйләячәк.

Санкт-Петербургта Михаил Девятаев турында фильм төшерә башладылар
скриншот

(Санкт-Петербург, 17 февраль, «Татар-информ», Марат Ишкильдин). Санкт-Петербургта актер Павел Прилучный катнашында «Фау-2: Побег из ада» дигән блокбастер төшерә башладылар. Фильмда совет очучысы Михаил Девятаевның батырлыгы турында чын тарих бәян ителәчәк.

Тулы метражлы картинаны горизонталь һәм вертикаль форматларда төшерү күздә тотыла. Соңгысы фильмны смартфонда караганда уңайлы булсын өчен эшләнә. Кинорежиссер Тимур Бекмамбетовның бу форматта (биредә Михаил Зыгарь белән берлектә әзерләнгән «1968. Digital» проекты хакында сүз бара) эшләү тәҗрибәсе бар инде.

Фильмда бәян ителгәнчә, очучы-истребитель Михаил Девятаев, тугыз кешедән торган хәрби әсирләр төркеме белән немец бомбардировщигын кулга төшереп, концлагерьдан качуга ирешә. Девятаев төркеменнән алынган мәгълүмат ярдәмендә союздаш гаскәрләр, дошманның җиңүгә булган соңгы өметен өзеп, немец армиясенең яшерен объектларын юк итә.

Картинада совет хәрби очучысы Девятаев ролен тамашачыларга «Мажор» һәм «Закрытая школа» сериаллары буенча таныш актер Павел Прилучный башкара.

Фильм төшерү өчен локация сыйфатында Кронштадтагы «Бөек кенәз Константин» форты сайлап алынган. Картина зәңгәр экраннарга 2021 елда чыгачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100