news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Санкт-Петербургта Җәмигъ мәчетенең намаз уку залын 19 миллион сумга төзекләндерәләр

Төнья башкалада Җәмигъ мәчете 1910-1914 елларда архитектор Николай Васильев проекты буенча төзелгән.

(Казан, 22 март, «Татар-информ»). Санкт-Петербургта Җәмигъ мәчетенең намаз уку залын 19 миллион сумга төзекләндерәләр. Тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрдә ремонт-реставрация эшләре үткәрү буенча заказчы дирекциясе төзекләндерү эшләрен башкаруга бәйге игълан итте. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.

Россия дәүләт сатып алулары сайтында әйтелгәнчә, килешүнең башлангыч бәясе 19 миллион сум тәшкил итә.

Санкт-Петербург Җәмигъ мәчете 1910-1914 елларда архитектор Николай Васильев проекты буенча төзелгән.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot