news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербургта мегаполиста татарлар тормышын саклап калу турында фикер алыштылар

Татарстанның Санкт-Петербургтагы Даими вәкиле журналист Зәрия Хәсәнова белән очрашты.

(Казан, 31 гыйнвар, “Татар-информ”). Татарстанның Санкт-Петербургтагы Даими вәкиле журналист Зәрия Хәсәнова белән очрашты. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге хәбәр итә.

Санкт-Петербург шәһәрендә төрле һөнәр ияләре һәм кызыксынулары төрле булган шактый татарлар яши. Бүгенге көндә Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге татар милләтенең тарихы, мәдәнияте, гореф-гадәтләре өлкәсендә кызыксынучылар белән хезмәттәшлек алып бара. 

Татар сәнгате, тарихы, тормышы, мөселман традицияләре турында китап-журналлар чыга. Алар төбәктә генә түгел, аннан читтә дә шактый популяр.

Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиле Ренат Вәлиуллин журналист, актив җәмәгать эшлеклесе Зәрия Хәсәнова белән очрашты.

Очрашу барышында мәдәният, журналистика, мегаполисның заманча шартларындагы татарлар тормышы турында фикер алышалар. Шулай ук мәгариф өлкәсенә кагылышлы мәсьәләләр һәм журналистика мәктәбе ачылу мөмкинлеге дә кузгатыла.

Очрашуда үзара хезмәттәшлек алып бару турында киле

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100