news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербургта медиафорумда татар басмаларын чыгару хакында сөйләштеләр

Татар медиафорумында «XXI гасыр басмасы нинди булырга тиеш?», «Социаль челтәрләрнең роле» кебек темаларга фикер алыштылар.

Санкт-Петербургта медиафорумда татар басмаларын чыгару хакында сөйләштеләр
tatar-congress.org

(Казан, 31 октябрь, "Татар-информ"). Бүген Санкт-Петербург шәһәрендә Татар медиафорумында Санкт-Петербургта татар басмаларын чыгару һәм популярлаштыру, шушы җирлектәге татар порталларын тәкъдим итү, татарлар тормышына кагылышлы вакыйгалар турында мәгълүматны тарату кебек мәсьәләләр хакында сөйләштеләр. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы хәбәр итте.

Форумда Татарстанның Санкт-Петербургтагы даими вәкиле Ринат Вәлиуллин, Милләтләр йорты җитәкчесе Елена Кузнецова, Санкт-Петербургтагы Татар милли-мәдәни мохтарияте рәисе Рәис Яркәев, Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмати хезмәт һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи катнаша.

Биредә шулай ук тарихчылар, журналистлар, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татар иҗтимагый оешмалары вәкилләре дә бар.

Чыгыш ясаучылар Санкт-Петербургта чыгарылучы татар басмаларына, аеруча «Нур-Свет» газетасы эшчәнлегенә, аның тарихына тукталды. «XXI гасыр басмасы нинди булырга тиеш?», «Социаль челтәрләрнең роле» кебек темаларга да фикер алыштылар. Гөлназ Шәйхи чарада катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессының «Татарлар» газетасы белән таныштырды.

Очрашу Татарстанның Санкт-Петербургтагы даими вәкиллеге ярдәмендә оештырылды, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100