news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Санкт-Петербургта Марсель Сәлимовның иҗат кичәсе узачак

Санкт-Петербургта Марсель Сәлимовның иҗат кичәсе узачак
Фото: tatspb.tatarstan.ru

7 августта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллегендә күренекле башкорт һәм Россия сатиригы, Башкортстанның халык язучысы, Россия Федерациясенең атказанган мәдәният хезмәткәре, «Дуслык» ордены кавалеры, 1980–2010 елларда «Һәнәк» журналының баш мөхәррире булган Марсель Сәлимовның иҗат кичәсе узачак. Бу хакта ТР Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге хәбәр итә.

Очрашу барышында Марсель Сәлимов Татарстан, Башкортстан һәм Санкт-Петербург белән бәйле истәлекләре белән уртаклашачак, Казанда дөнья күргән «Мар. Сәлим камчысы» исемле яңа китабыннан шигырьләр укыячак, шулай ук чарада катнашучылар белән әңгәмә корачак.

Кичә 15:00 сәгатьтә башлана.

news_right_1
news_right_2
news_bot