news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт Петербургта мәктәпкә — Муса Җәлил, скверга Гатаулла Баязитов исеме бирелде

Санкт Петербургта мәктәпкә — Муса Җәлил, скверга Гатаулла Баязитов исеме бирелде
piter.tatar, Фарида Гренда

Санкт-Петербургның Калинин районындагы 146 мәктәбе Муса Җәлил исемен йөртәчәк. Санкт-Петербургның топономик комиссиясе шул хакта карар кабул иткән. Бу хакта «Татар-информ»га Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Ренат Вәлиуллин хәбәр итте.

«Безнең гомуми тырышлык белән шәһәрдә мәшһүр татарларның исемнәрен йөрткән тагын ике локация барлыкка килә. Җәмигъ мәчете янындагы сквер «Гатаулла (Атаулла) Баязитов исемендәге сквер» дип атала, ә 146 мәктәп Муса Җәлил исемен йөртәчәк. Санкт-Петербург Топонимик комиссиясендә бу карарлар кабул ителде», – диде Ренат Вәлиуллин.

Санкт-Петербург администрациясендә бу карар расланган.

Комиссия № 146 мәктәпкә татар шагыйре, Советлар Союзы герое Муса Җәлил исемен бирүне хуплаган. Бу мәктәптә Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге тырышлыгы белән Муса Җәлил музее ачылды, герой-шагыйрь истәлегенә чаралар уза.

  • Гатаулла (Атаулла) Баязит улы Баязитов (1846-1911) – җәмәгать эшлеклесе, Санкт-Петербург имамы, Җәмигъ мәчете төзелешенең инициаторы, беренче легаль татар гәзите «Нур»ның оештыручысы һәм 1905-1911 еллардагы баш мөхәррире.
autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100