news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Санкт-Петербургта мөселман поликлиникасы

"Татарстан" җәмгыяте оештырган дәваханә "Әбү Али ибн Сина" дип атала

(Санкт-Петербург, 22 гыйнвар, “Татар-информ”, Зәрия Хәсәнова). Шәһәрнең урындагы дини мөселман оешмасы "Мәккә" (рәисе Ринат Вәлиев) Санкт-Петербургта мөселман поликлиникасы ачты. "Әбү Али ибн Сина" ("Авиценна") дип исемләнгән дәваханә Җәмигъ мәчетеннән ерак түгел, Крәстиән тыкрыгындагы 7/4 санлы йортта урынлашкан. Бу поликлиникада пациентларны югары квалификацияле табиблар кабул итәчәк. Профессорлар, медицина фәннәре докторлары арасында маммолог, неврапатолог, терапевт, хирург, гинеколог, уролог, педиатр һәм башка белгечләр бар. Сөннәтче - хирург та булачак. Дөрес һәм тиз диагноз кую өчен УЗИ аппараты куелган. Биредә үк китаплар, намазлык, кием-салым, сөрмә, хна, тәсбих, шамаил, кара тмин орлыгы кебек мөселманнар өчен кирәкле әйберләр сатучы "Мәккә" кибете эшли.

news_right_1
news_right_2
news_bot