news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербургта Мәрҗанинең тормыш юлы һәм мирасына багышланган лекция була

Чара Милли әдәбият китапханәсендә татар дин эшлеклесе һәм галим Ш.Мәрҗанинең тууына 200 ел тулу уңаеннан үткәрелә.

(Казан, 14 март, “Татар-информ”). 17 мартта Санкт-Петербург Милли әдәбият китапханәсендә “Ш. Мәрҗанинең тормыш юлы һәм мирасы” дип аталган чара оештырыла. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге хәбәр итә.

Әлеге чара татар дин эшлеклесе һәм галим Ш. Мәрҗанинең тууына 200 ел тулу уңаеннан үткәрелә. Монда “Татарлар тарихы” фәнни-документаль фильмы күрсәтеләчәк, Ш.Мәрҗанинең тормыш юлы һәм мирасына багышланган лекция укылачак, лекторлар белән фикер алышу узачак.


 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100