news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Санкт-Петербургта Җәлилгә багышлап «Гомерем минем моңлы бер җыр иде…» кичәсе үткән

Кичә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең 115 еллыгы уңаеннан әзерләнгән.

(Казан, 13 февраль, «Татар-информ»). Санкт-Петербургның Милли әдәбият китапханәсендә бүген Муса Җәлил искә алынган. Кичә герой-шагыйрь Муса Җәлилнең 115 еллыгы уңаеннан әзерләнгән.

«Гомерем минем моңлы бер җыр иде…» кичәсе «Татар кунакханәсе» проекты кысаларында үтте дип хәбәр итә аны оештыручы Татарстан Республикасының Санкт-Петербургтагы Даими вәкиллеге.

Катнашучыларга иң элек Җәлилнең кызы Люция Җәлилованың видеосәламе килеп ирешкән. Муса Җәлил турында фильмның фрагментлары күрсәтелгән. Җәлилнең оныгы, Санкт-Петербург Яшь тамашачы театры актрисасы Лилиан Наврозашвилиның легендар бабасы турында сөйләгән видеоролигы тәкъдим ителгән.

Кичәдә язучы «Правда о Второй Ударной» һәм «Долг Памяти» китаплары авторы Виктор Кокосов чыгыш ясаган. Шагыйрьнең шигырьләре яңгыраган. Китапханәгә «Акчарлак» һәм «Нур» фольклор ансамбльләре чакырылган.

Кичә кысаларында рәссам Фәрхәт Сабирҗановның Җәлилгә багышланган эшләре күргәзмәсе ачылган. Китапханә Җәлил китапларыннан «Муса Джалиль. Сквозь бури» күргәзмәсен әзерләгән.

news_right_1
news_right_2
news_bot