news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербургта Лев Гумилевны искә алдылар

Санкт-Петербургта Лев Гумилевны искә алдылар
Фото: Татарстанның Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге

1 октябрьдә, Лев Гумилевның туган көнендә, Александр-Невский Лаврасының Никольск зиратында аның каберенә чәчәкләр салдылар.

Әлеге чарада Лев Гумилев исемендәге Төньяк-көнбатыш фәнни үзәге җитәкчесе Шамил Әхмәтшин, Санкт-Петербургта Татарстан Республикасының Даими вәкиле урынбасары вазифаларын башкаручы Дамир Сабиров, татар иҗтимагый оешмалары җитәкчеләре, Лев Гумилевның укучылары, Санкт-Петербург халкы һәм кунаклары катнашты.

Санкт-Петербургта һәм Татарстан Республикасында тарихчыны хөрмәт итәләр һәм хәтерлиләр. 2008 елда Татарстан Хөкүмәте инициативасы белән Александр-Невский лаврасының Никольск зиратында күренекле галим, Санкт-Петербург университеты профессоры Лев Николаевич Гумилев һәм аның хатыны Наталья Викторовна Гумилева кабер ташы реставрацияләнде. 2015 елда галимнең туган көнендә Санкт-Петербург дәүләт университетының көнчыгыш факультеты ишегалдында Л. Н.Гумилевка бюст ачылды. Һәйкәл Татарстан Республикасыннан төньяк башкалага бүләк итеп тапшырылды.

Чара Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге тарафыннан оештырылды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100