news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербургта Корбан бәйрәме оешкан төстә үтте

Җәмигъ мәчетенә 50 меңгә якын мөселман килде

(Санкт-Петербург, 1 декабрь, “Татар-информ”, Зәрия Хәсәнова). Корбан бәйрәменең тәүге көнендә Санкт-Петербургның Җәмигъ мәчетенә 50 меңгә якын мөселман килде. Иртәнге сәгать җидедән беренче яртыга кадәр Кронверкск проспектында Куйбышевтан алып Каменносторвск проспектына кадәр машина юлы ябык иде. Тирә-яктагы урамнарны да хокук саклаучылар күзәтүдә тотты. «Горьковская» метросы ябык булганлыктан, мөселманнар мәчеткә Петроград метросы аша яки шәхси машиналарда килде. Бәйрәмдә катнашырга теләүчеләр мәчеткә генә сыймады. Һәр елдагыча бик күп кеше мәчетнең ишек алдында, каршыдагы урамнарда да һәм тирә-яктагы буш урыннарда тантана намазын укыды. Вәгазь тыңлады. Халык арасында татар мәчете дип йөртелгән бу тарихи бина төрле милләттән булган мөселманнары оештыручы үзәк булып тора. Ислам дини архитектурасы һәйкәле ничә еллар милли рухи ихтыяҗларны канәгатьләндерү урыны. Петербургның Җәмигъ мәчете ахун Атаулла Баязитов тырышлыгы, үҗәтлеге һәм ныкышмалылыгы аркасында салына башлый. Матди чыгымнарны бохар әмире Сәид Абдул Әхәт хан һәм татар эшкуарлары каплый. Дин йорты 1913 елда ачыла. 1927-1930 һәм 1940-1956 елларда ябык тора. Сәмәрканд һәм Каир архитектурасы мәктәпләре бизәкләрен күчереп төзелгән мәчет шәһәрнең нәкъ уртасында аның иң ямьле һәм гүзәл биналарыннан булып балкып тора. Аның беренче каты ир-атлар, икенче каты хатын-кызлар, өченче каты дини дәресләр һәм телләр өйрәнү өчен исәпләнгән. Тантаналы намаздан соң, бәйрәм табыннарда дәвам итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100