Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Санкт-Петербургта «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медальләре тапшырылды
Санкт-Петербургта «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медальләре тапшырылды
(Санкт-Петербург, 3 ноябрь, «Татар-информ», Зәрия Хәсәнова). Санкт-Петербургта «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медальләрен тапшыру тантанасы үтте. Бу олы бүләк белән 60 сәясәт һәм җәмәгать эшлеклесе бүләкләнде. Алар арасында Петроград, Василеостров, Выборг, Калинин, Кронштадт һәм Адмиралтейство районнары башлыклары һәм төрле комитетлар рәисләре бар.
РФ Президенты Владимир Путин исеменнән һәм Санкт-Петербург губернаторы Валентина Матвиенко йөкләмәсе белән дәүләт бүләкләрен Санкт-Петербургның вице-губернаторы, губернатор администрациясе җитәкчесе Виктор Лобко тапшырды. Бүләкләү вакытында В.Лобко бүләкләнүчеләр арасында «Санкт-Петербургың 300 еллыгы» исемле истәлекле медале тапшырылмаган кешеләр барлыгын абайлап алып, тиз арада аларга
тиешле документларны әзерләргә кушты.
Татарстанның Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Шамил Әхмәтшин Санкт-Петербург губернаторы Валентина Матвиенконы Казан юбиленен үткәрүдә күрсәткән ярдәме өчен зур рәхмәт белдерде һәм Татарстан Президенты һәм Казан шәһәре хакимияте исеменнән аңа Казан рәсеме төшерелгән картина тапшырды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз