news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербургта Каюм Насыйрига багышланган лекция укыячаклар

Ул "Татар кунакханәсе" мәдәни-белем бирү проекты кысаларында үткәрелә.

(Казан, 13 ноябрь", "Татар-информ", Лилия Локманова). 18 ноябрь көнне Санкт-Петербург шәһәренең Милли әдәбият китапханәсендә "Каюм Насыйри – татар галиме һәм мәгрифәтчесе" дип исемләнгән лекция узачак.

Ул "Татар кунакханәсе" мәдәни-белем бирү проекты кысаларында үткәрелә. Лекцияне Санкт-Петербургтагы Каюм Насыйри исемендәге белем бирү-мәдәни үзәк институты укытучысы Альбина Фәхразиева укыячак.

Чара 12.00 сәгатьтә башланачак. Анда керү – ирекле, диелә хәбәрдә.
 

news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
Медиаметрикс
news_bot_970_100