Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Санкт-Петербургта Каюм Насыйриның туган көненә багышланган кичә булды
Санкт-Петербург шәһәренең Татар милли-мәдәни автономиясенең Татар мәдәни үзәгендә «Мәңгелек рыцарьлары. Каюм Насыйри» дигән чара узды. Ул «Татар кунак йорты»ның мәдәни-агарту проекты кысаларында үткәрелде һәм күренекле татар мәгърифәтчесе, галим Каюм Насыйриның 198 еллыгына багышланды.
Кичәне «Ак калфак-Нева» рәисе, Казан федераль университетының Каюм Насыйри институты филиалы методисты Фирая Рәшитова оештырды һәм үткәрде. Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге әлеге чараларны әзерләүдә һәм оештыруда ярдәм күрсәтте. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чарада катнашучылар Каюм Насыйри музее интерьерларын, Каюм Насыйри музееның уникаль экспозицияләрен карады. Музей директоры Раушания Шәфигуллинаның «Татарстан-Яңа гасыр» каналына биргән интервьюсы, музей экскурсоводы Динә Әмирова белән әңгәмә галимнең тормышын һәм эшчәнлеген күзалларга ярдәм итте. Каюм Насыйри портретының күчермәсе беренче тапкыр күрсәтелде.
Махсус кунак Дамир хәзрәт Хөсәенов Каюм Насыйри укуларын, мавыктыргыч викторина һәм Каюм Насыйри календарен әзерләү буенча мастер-класс үткәрде, диелә хәбәрдә.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз