Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары вазифасын башкаручы
Зилә Мөбәрәкшина
Санкт-Петербургта Каюм Насыйриның 200 еллыгына багышланган тантаналы чара узды

Санкт-Петербургта күренекле татар галиме, мәгърифәтче, этнограф Каюм Насыйриның 200 еллыгына багышланган тантаналы чара узды. Кичәдә мәдәният һәм мәгариф оешмалары вәкилләре, Насыйри мирасын, аның татар теле һәм мәдәнияте үсешенә керткән бәяләп бетергесез өлешен бәяләүчеләр җыелды. Чарада Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендәге һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиле Шамил Шәяхмәтов, Санкт-Петербург шәһәренең татар милли-мәдәни автономиясе рәисе урынбасары Шамил Алюшев, «Казань» журналының баш мөхәррире, Татарстаннан хөрмәтле кунак Альбина Әпсәләмова катнашты. Бу хакта Каюм Насыйри институты матбугат хезмәте хәбәр итә.
Кичә чараны оештыручы Фирая Рәшитованың сәламләү сүзләре белән башланып китте, ул тантаналы программаны татар телендә ачты. Һинд-рус мәдәни җәмәгатьчелеге директоры, медицина фәннәре докторы Ашок Кумар татар халкының тарихы, мәдәни мирасы, традицияләре, гаилә кыйммәтләре һәм үзенчәлекләре турында сөйләде. Ул Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов сүзләрен искә алды һәм Гомәр Хәйям шигырьләрен укыды.
«Һиндстан белән Татарстан арасындагы мөнәсәбәтләрне үстерү зур игътибарга лаек. Якын киләчәктә Казанда Һиндстан консуллыгын ачу планлаштырыла», – диде ул.

Фото: «Каюм Насыйри институты» матбугат хезмәте
Чараның рәсми өлешеннән соң кунакларга Каюм Насыйри тормышы һәм эшчәнлеге турында документаль фильм күрсәтелде, галимнең тормыш юлына һәм иҗатына багышланган мавыктыргыч викторинада узды. Җиңүчеләрне Казан Федераль университеты грамоталары белән бүләкләделәр.
Чара ахырында «Акчарлак» татар фольклор ансамбле традицион җырлар һәм биюләр башкарды. Кичә барлык катнашучылар һәм кунаклар бергәләп татар халкының официаль булмаган гимнын – «Туган тел»не башкару белән тәмамланды.

Фото: «Каюм Насыйри институты» матбугат хезмәте
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз