Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Санкт-Петербургта Каюм Насыйриның 200 еллыгына багышланган кичә була
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

15 февральдә Санкт-Петербургның Татар мәдәнияте үзәгендә татар галиме, фәлсәфәче һәм мәгърифәтче Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулу багышланган чара була. Бу хакта Татарстанның Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чараның программасы:
- «Әбугалисина» уникаль театр постановкасы, ул тамашачыларны шул замандагы кешелек кыйммәтләре һәм фәлсәфи уйланулар дөньясына алып итәчәк;
- «Ак каен» һәм «Акчарлак» иҗат коллективларының чыгышы – татар мәдәнияте һәм гореф-гадәтләренең байлыгын чагылдыра торган музыкаль номерлар;
- Интерактив лекция бөек галимнең тормышы һәм мирасы белән таныштыра. Кичә кунаклары Каюм Насыйри турында күп кенә яңа әйберләр белү белән бергә, аның мәдәнияткә һәм фәлсәфәгә керткән өлеше хакында фикер алышуда да актив катнаша алачак.
«Әлеге мөһим вакыйганың бер өлеше булу, күренекле татар мәгърифәтчесе турында күбрәк белү һәм бай мәдәни программа белән ләззәтләнү мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз», - диелә Даими вәкиллекнең матбугат хезмәте хәбәрендә.
Чара 12.00 сәгатьтә Санкт-Петербургның Татар мәдәнияте үзәгендә(Чайковский урамы, 26, 6 кат) башлана.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз