Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Санкт-Петербургта Каюм Насыйриның тормышына һәм мирасына багышланган лекция була
15 февралендә 12.00 сәгатьтә Санкт-Петербургта Татар мәдәни үзәгендә бөек татар галиме, фәлсәфәчесе һәм мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның 200 еллык юбилеена багышланган чара була. Бу хакта Татарстанның Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге хәбәр итә.
Чара программасына интерактив лекция каралган. Ул бөек галимнең тормышына һәм мирасына багышланган, анда Каюм Насыйри турында күп яңалык белергә, аның мәдәнияткә һәм фәлсәфәгә керткән өлешен тикшерүдә дә актив катнашырга мөмкин булачак.
«Бу мөһим вакыйганың бер өлеше булу, күренекле татар мәгърифәтчесе турында күбрәк белү һәм мәдәни программа белән ләззәтләнү мөмкинлеген кулдан ычкындырмагыз!» - диелгән хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз