news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Санкт-Петербургта Касыйм татарлары турында китапны тәкъдим итү кичәсе була

Санкт-Петербург шәһәрендә 12 март көнне «Темников: крепость империй» һәм «Историческая родословная касимовских татар» дип аталган китапларны тәкъдим итү кичәсе була. Бу турыда Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татарларының Питер.татар порталы хәбәр итте.

Очрашу Чайковский урамындагы 24 нче йортта 14:00 сәгатьтә башлана. Афишага «Санкт-Петербургның татар милли-мәдәни автономиясе» Төбәк иҗтимагый оешмасы билгесе куелган.

Биредә «Темников рыцарьлары җирендә» күргәзмәсе һәм «Темников: Тамга Надежды» кыска метражлы фильмы күрсәтелә, диелә хәбәрдә. 

news_right_1
news_right_2
news_bot