news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Санкт-Петербургта Ислам институты ачу ниятләнә

Беренче вакытларда биредә 30га якын кеше белем алачак дип фаразлана

(Казан, 16 июнь, “Татар-информ”). 16 июль көнне Санкт-Петербург шәһәренең Приморский районында Россия мөселманнарының Үзәк диния нәзарәте тарафыннан мәчет ачу күздә тотыла. Сентябрь аенда исә биредә беренче Ислам институты да ишекләрен ачар дип көтелә, дип белдерә Ислам.ру сайты.
Санкт-Петербург шәһәре һәм Россиянең Төньяк-Көнбатыш төбәге мөфтие Джафар Пончаев белдерүенчә, хәзерге вакытта Үзәк диния нәзарәте уку йорты өчен лицензия алу мәсьәләсен хәл итә. Әйтергә кирәк, беренче вакытларда биредә 30га якын кеше белем алачак. Алар Коръәнне, намаз үзенчәлекләрен өйрәнә, Ислам дине нигезләрен, гарәп телен үзләштерәчәк.
Институтта уку вакыты 4 елга исәпләнгән. Биредә укыту өчен Санкт-Петербург дәүләт университетыннан да укытучылар чакырылачак, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot