news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Санкт-Петербургта «Исәнмесез» фильмын тагын бер тапкыр күрсәтәчәкләр

30 апрельдә Санкт-Петербургның Татар мәдәният үзәгендә Татарстан кинематографистларының соңгы еллардагы иң популяр «Исәнмесез» фильмын тагын бер тапкыр күрсәтәчәкләр.

Моңа кадәр Санкт-Петербургта Татарстан киносы көннәре кысаларында «Сөмбел» һәм «Исәнмесез» фильмнарын күрсәткәннәр иде. Бу хакта Татарстанның Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кино 30 апрель көнне 14:00 сәгатьтә башлана. Керү ирекле. Фильм рус субтитрлары белән күрсәтеләчәк.

news_right_1
news_right_2
news_bot