Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Санкт-Петербургта рәссам Илмира Баһаветдинованың күргәзмәсе ачыла
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
3-17 июльдә «Краски жизни» галереясендә «Илмира Баһаветдинова. 25 ел Муза» күргәзмәсе узачак. Бу хакта Татарстанның Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге хәбәр итә.
Илмира Баһаветдинова – ике тапкыр Татарстан һәм Калмыкиянең атказанган артисты. 2003 елдан ул чакырылган солист буларак «Анна Павлова исемендәге рус балеты» театрында эшли.
Баһаветдинова инде күп еллар дәвамында рәссам, сынлы сәнгать остасы һәм фотографлар өчен муза булып тора. Күргәзмәдә артистның сурәте төшерелгән танылган шедеврлар да, бию вакытында пуантлар ярдәмендә балерина үзе язган картиналар да тәкъдим ителәчәк. Әлеге үзенчәлекле юнәлеш Санкт-Петербургта гына түгел, Сочи, Псков һәм Дубай кебек башка шәһәрләрдә дә тамашачылар арасында танылу яулаган.
Күргәзмә Петроград ягындагы зур проспект, 7/4 йорт (керү төп урамнан) адресы буенча ачылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз