news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербургта III "Евразия чакыруы" Халыкара конференциясе ачылган

Анда катнашучылар Татарстанның икътисади һәм инвестицион мөмкинлекләре белән таныша ала.

(Казан, 25 ноябрь, “Татар-информ”). Бүген Санкт-Петербургның "ЛенЭкспо" күргәзмәләр үзәгендә III “Евразия чакыруы” Халыкара конференциясе ачылды. Тантаналы ачылышта шәһәрнең вице-губернаторы Олег Марков чыгыш ясады, дип хәбәр итә Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте.

Евразия икътисади берлегенә кергән илләрдән килгән йөздән артык делегат, Россия һәм чит ил министрлыклары, эшлекле берләшмәләр һәм югары уку йортлары вәкилләре, сәясәтчеләр һәм Евразия интеграциясе өлкәсендә әйдәп баручы белгечләр, зур сәнәгать предприятиеләре, кече һәм урта бизнес, фәнни һәм иҗтимагый оешмалар вәкилләре Евразия икътисади берлеге үсеше перспективалары хакында фикер алыша. Чарада Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиле Ренат Вәлиуллин да катнаша. Ул панель сессияләрдә һәм "түгәрәк өстәл"ләрдә чыгыш ясаган.

Хәзерге вакытта Евразия икътисади берлеге Казахстан, Россия һәм Беларуссия, шулай ук Әрмәнстан һәм Кыргызстанны берләштерә.

Шунысында әйтеп узарга кирәк, быел “Евразия чакыруы” конференциясе Санкт-Петербургның Импортны алмаштыру һәм локализация үзәге территориясендә дә уза. Ә анда агымдагы елның сентябреннән Татарстан Республикасының даими стенды эшли. Стенд чарада катнашучыларга республиканың икътисади һәм инвестицион потенциалы, хезмәттәшлек һәм эшмәкәрлек өчен кызыклы булган бизнес-юнәлешләр белән танышу мөмкинлеген бирә. Реклама-мәгълүмати материаллар тәкъдим ителә, анда төп игътибар импортны алмаштыруга бирелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100