Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Санкт-Петербургта Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан татар шигърияте кичәсе узачак
Габдулла Тукайның туган көнендә, 2022 елның 26 апрелендә, Санкт-Петербург үзәгендәге Тукай скверында Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйренең тууына 136 ел тулуга багышланган традицион татар шигърияте кичәсе узачак. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чара Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге һәм шәһәрнең татар җәмәгатьчелеге белән берлектә үткәрелә. «Тукай укулары»на Санкт-Петербург хакимияте, Санкт-Петербургның Милләтләр йорты, татар милли-мәдәни берләшмәләре вәкилләре, шагыйрьләр һәм иҗат эшлеклеләре чакырыла.
Чараның программасы рәсми затлар, җәмәгатьчелек вәкилләренең чыгышларын, Тукай һәйкәленә чәчәкләр кую, шагыйрьнең шигырьләрен укуны үз эченә ала. Төбәк иҗтимагый милли-мәдәни берләшмә вәкилләре үзләренең иҗтимагый оешмалары исеменнән һәйкәлгә чәчәкләр салачак.
«Теләгән һәркемне татар шигърияте кичәсендә катнашырга чакырабыз. Чара 12.00 сәгатьтә башлана», - дип хәбәр итә оештыручылар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз