news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербургта һәм Ленинград өлкәсендә Татар мәдәнияте көннәре үтә

Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендә ел саен үткәрелә торган Татар мәдәнияты көннәре уза. Бу шәһәрдә әлеге чара 2015 елдан бирле үткәрелә. Быел ул Муса Җәлил һәйкәленә чәчәкләр салу белә ачылды.

13 сентябрьдә Санкт-Петербург Рәссамнар берлеге залында Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Роберт Мифның «Избранное» дип аталган шәхси күргәзмәсе ачыла.

Быел 21 һәм 22 сентябрьдә Александринский театрында «Ирдәүкә. Мөһаҗирләр» спектакле премьерасы була. Тамаша кичке сәгать җидедә башлана. Спектакль татар телендә рус теленә синхрон тәрҗемә белән барачак.

3 октябрьдә 19.00 сәгатьтә Санкт-Петербургның Брянцев исемендәге Яшь тамашачылар театрының төп сәхнәсендә ТРның Буа театры «Бәхетле юл кайдан?» дип исемләнгән спектаклен тәкъдим итәчәк.

Санкт-Петербургның татар мәдәни үзәгендә рәссам Сания Бәхтияровага багышланган истәлекле чара узачак. Шулай ук Петербург Ислам мәдәнияте музее директоры, тарихчы Е.А. Резван белән очрашу булачак.

6 октябрьдә ТРның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллегендә рәссам Елена Остраяның «Вслед за солнцем» дип аталган шәхси күргәзмәсе ачылачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100