news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербургта һәлак булган хәрбиләр истәлегенә агачлар утырттылар

Санкт-Петербургта һәлак булган хәрбиләр истәлегенә агачлар утырттылар
Фото: https://tatspb.tatarstan.ru

Санкт-Петербургта Пискарев зираты янындагы Хәтер скверында һәлак булган геройлар хөрмәтенә исемле агачлар утырту акциясе узган. Агачлар локаль сугышларда һәм кораллы конфликтларда, шулай ук махсус хәрби операция үткәргәндә һәлак булган Россия диңгез пехотачылары һәм десантчылары истәлегенә утыртылган. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге хәбәр итә.

Татарстан Республикасының Даими вәкиле вазифаларын вакытлыча башкаручы Шамил Шәяхмәтов оештыручыларга рәхмәт белдергән. Ул шулай ук мондый чараларның яшьләрне патриотик тәрбияләүдә бик мөһим булуын билгеләп үткән.

Исемле агачлар Татарстан Республикасыннан диңгез пехотачылары Денис Амангулов һәм Андрей Новичков истәлегенә утыртылган. Чарада һәлак булганнарның туганнары да катнашкан.

Хәтер акциясе «Возрождение» спорт, көч структуралары ветераннары һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм фонды һәм диңгез пехотачылары төбәк иҗтимагый оешмасы инициативасы белән, губернатор, шәһәр хөкүмәте һәм «Бердәм Россия» төбәк җәмәгать кабул итү бүлмәсе ярдәме белән 2016 елдан бирле үткәрелә.

Диңгез пехотачылары һәм десантчылар истәлегенә ел саен уздырыла торган акциягә геройларның гаиләләре Ерак Көнчыгыштан, Архангельск, Амур өлкәләреннән, Ставропольдән, Кубаньнан һәм илнең башка төбәкләреннән килгән, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100