news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербургта Хәсән базары мәйданында «Татар ишегалды» ачыла

Биредә Татарстан җитештерүчеләренең продукциясе тәкъдим ителәчәк.

Санкт-Петербургта Хәсән базары мәйданында «Татар ишегалды» ачыла
tatspb.tatarstan.ru

(Казан, 2 октябрь, «Татар-информ»). 19 октябрьдә Санкт-Петербург шәһәренең Хәсән базары территориясендә «Татар ишегалды» павильоны ачылачак. Анда Татарстан җитештерүчеләренең продукциясе тәкъдим ителәчәк. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә Даими вәкиллегенең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәрендә һәм Ленинград өлкәсендә даими вәкиле Ренат Вәлиуллин Татарстан Республикасының Азнакай районы башлыгы ярдәмчесе Булат Шәфыйгуллин белән шул хакта сөйләште. 

Очрашуда яклар икътисади характердагы мәсьәләләр, шулай ук Санкт-Петербург шәһәренең Хәсән базары территориясендә Татарстан җитештерүчеләренең продукциясен сату мәсьәләсе буенча фикер алышты.

Булат Шәфыйгуллин әлеге продуктның коммерция эшчәнлеген үстерү планы һәм төп моментлары белән уртаклашты, товар белән тәэмин итүчеләр турында сөйләде һәм кайбер төр ашамлыкларны күрсәтте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100