Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Санкт-Петербургта Лев Гумилевның тормышы һәм иҗатына багышланган күргәзмә оештырылды

Тарихчы-этнолог, галим Лев Гумилевның 111 еллыгы алдыннан Татарстанның Санкт-Петербургтагы һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллегендә татар милли мәдәнияте музеенда аның тормышы һәм иҗаты турында басмалар һәм хезмәтләре нигезендә китап күргәзмәсе оештырылган. Бу хакта Даими вәкиллек матбугат хезмәте хәбәр итә.
Күргәзмә даими эшли һәм теләге булган һәр кешегә Лев Гумилевның биографиясе һәм өйрәнүләре белән танышу мөмкинлеге бирә. Моннан тыш, «Татар китап нәшрияты»ның яңа һәм башка популяр китаплары да тәкъдим ителгән, Санкт-Петербургның төбәкне өйрәнүче әйдәп баручы татар галимнәренең эшләре дә бар.
- Лев Николаевич Гумилёв - тарихчы-этнолог, тарих һәм география фәннәре докторы, шагыйрь, тәрҗемәче, этногенез пассионар теориясенә нигез салучы.
- Санкт-Петербург шәһәрендә Л.Н.Гумилевның музей-фатиры эшли, Санкт-Петербург дәүләт университеты янында һәйкәл куелган, Татарстан Фәннәр академиясенең Санкт-Петербургтагы Тарих институты филиалы Лев Николаевич исемен йөртә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз