news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербургта герой-шагыйрь Муса Җәлилнең 118 еллыгын бәйрәм иттеләр

Бүген Санкт-Петербургта Советлар Союзы Герое, Ленинградны яклаучы, шагыйрь-антифашист, кылган батырлыгы кыюлык һәм туган иленә тугрылык үрнәгенә әверелгән Муса Җәлилнең 118 еллыгын билгеләп үттеләр. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Даими вәкиллек оештырган чаралар Гавана урамындагы 18нче йорт скверында башланды, биредә герой һәйкәленә чәчәкләр салдылар. Чара башында Татарстанның Даими вәкиле Ренат Вәлиуллин, «Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе татар җәмгыяте» төбәкара мәдәни-агарту иҗтимагый оешмасы рәисе Рәшит Мәһдиев, Татарстанның халык рәссамы Рәшит Гыйләҗев, шагыйрә Халидә Гыйләҗева һәм татар җәмәгатьчелеге вәкилләре катнашучылар алдында сәламләү сүзләре белән чыгыш ясады.

Татар иҗтимагый оешмалары, Василеостровский районы Үзәк китапханә системасы җитәкчеләре, шагыйрьләр һәм активистлар рус һәм татар телендә Муса Җәлилнең шигырьләрен укыды.

Шулай ук әлеге истәлекле көндә Санкт-Петербургның Калинин районындагы Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемендәге 146нчы мәктәптә чакырылган кунаклар катнашында тантаналы линейка булды. Мәктәп директоры Алексей Соболь һәм Татарстанның Даими вәкиле Ренат Вәлиуллин, мәктәп укучылары һәм кунакларга мөрәҗәгать итеп, яшь буынга шагыйрьнең батырлыгы хакында искәртте.

Шәһәрнең татар җәмәгатьчелеге топонимика комиссиясенең Санкт-Петербургның Калинин районындагы 146нчы урта гомуми белем бирү мәктәбенә Советлар Союзы Герое Муса Җәлил исемен бирү турындагы карарын шатланып каршы алды. Әлеге вакыйга Татарстан һәм Санкт-Петербург арасында гуманитар хезмәттәшлекне киңәйтү, мәдәниятара элемтәләрне ныгытуга хезмәт итте.

Татарстан Республикасы Даими вәкиллегендә чаралар циклы «Советлар Союзы Герое Муса Җәлилгә багышлана» күргәзмәсен тантаналы рәвештә ачу белән тәмамланды. Муса Җәлил образы Россия сәнгать академиясе мөхбир-әгъзасы Роман Абдуллин әсәрләрендә чагылыш тапкан.

Күргәзмә ачылышында рәссамның дуслары, төбәкнең татар җәмәгатьчелеге вәкилләре, Муса Җәлилнең кызы Люция Муса кызы катнашты, ул күңелгә үтеп керә торган шундый картиналар иҗат иткән өчен авторга рәхмәт белдерде.

Татарстанның Даими вәкиле Ренат Вәлиуллин Муса Җәлилнең истәлеген мәңгеләштерү өлкәсендәге эшчәнлеге һәм олы яшьтә булуына да кармастан, мәктәп укучылары, студентлар белән хәрби-патриотик тәрбия, татар милли мәдәниятен, традицияләрен пропагандалау буенча актив һәм системалы эш алып барганы өчен Люция Муса кызына рәхмәт әйтте.

Ренат Вәлиуллин Роман Абдуллиның бүгенге Россиядә рәсем сәнгате өлкәсендә иң яхшы яшь рәссам-монументалистларыннан бересе булуын искәртте. Шулай ук Татарстанда, Мәскәүдә, Санкт-Петербургта һәм Уралда сәнгать күргәзмәләре оештыру һәм үткәрүдә актив катнашканы өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. Яңа кызыклы проектларны гамәлгә ашыруда иҗади уңышлар теләде, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100