news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербургта гарәп каллиграфиясе буенча бушлай мастер-класс узачак

Мастер-классны Гарәп каллиграфия үзәге белгече Тина Митусова үткәрә.

(Казан, 4 март, «Татар-информ»). 8 март көнне Санкт-Петербургның «Луч-Нур» милли-мәдәният йортында гарәп каллиграфиясе буенча бушлай мастер-класс узачак. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург шәһәре һәм Ленинград өлкәсендәге Вәкаләтле вәкиллеге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Шәрык язуы ислам сәнгатенең нигезенә яткан – аның ярдәмендә мәчетләрнең эчен бизиләр, ул шулай ук катлаулы архитектура проектларында да кулланыла.

Ачык мастер-классларда без традицион каллиграфия язуын (الله) өйрәнәчәкбез, дип хәбәр итә оештыручылар.

Теркәлү узганнан соң чараның үткәрелү урыны турында төгәл мәгълүмат биреләчәк.

Мастер-классны Гарәп каллиграфия үзәге белгече Тина Митусова уздыра.

Чарага язылу өчен электрон адрес: https://arabic-calligraphy.ru/freemk_spb. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100