news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербургта “Галимҗан Баруди укулары” йомгаклары буенча фәнни җыентык чыгачак

Төньяк башкалада 20-21 декабрьдә узган конференция нәтиҗәләрен “Мәдинә” нәшрият йорты китап итеп чыгарачак.

(Казан, 22 декабрь, "Татар-информ"). 20-21 декабрьдә Санкт-Петербургта булган “Галимҗан Баруди укулары” XI фәнни-гамәли конференциясе йомгаклары буенча “Мәдинә” нәшрият йорты фәнни эшләр җыентыгын чыгарачак. Бу хакта Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Конференция нәтиҗәләре буенча “Мәдинә” нәшрият йорты фәнни эшләр җыентыгын чыгарачак. Иң яхшы мәкаләләр авторларына “Ислам в современном мире” фәнни журналында бастыру мөмкинлеге бирелә, диелгән әлеге хәбәрдә.

Конференцияне Россия мөселманнары Диния нәзарәте, Россия Мөфтиләр шурасы, Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсе мөселманнары Диния нәзарәте, Халыкара мөселман форумы, Мәскәү ислам институты, Санкт-Петербург дәүләт университеты оештырган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100