news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Санкт-Петербургта Габдулла Тукайны искә алдылар

Әдәби кичәдә Габдулла Тукайның татар һәм рус телләрендә шигырьләре яңгырады.

(Казан, 23 апрель, “Татар-информ”). 21 апрельдә Милли әдәбият китапханәсендә Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге Даими вәкиллеге тарафыннан “Тукай укулары. Туган тел көне” дип исемләнгән лекция үткәрелде. Бу хакта даими вәкиллек матбугат хезмәте хәбәр итә.

Лекцияне “Зов к культуре” мәдәният җәмгыяте рәисе Нурзия Кашапова укыды. Анда Габдулла Тукайның татар һәм рус телләрендә шигырьләре яңгырады.

Тукайның иҗаты күптән милли чикләрне чыкты һәм интернициональ күренешкә әйләнде. Аның әсәрләре безнең илдә һәм чит илләрдә күп телләргә тәрҗемә ителгән һәм танылган. Бөек шагыйрьнең шигырьләрен Анна Ахматова, Арсений Тарковский, Вероника Тушнова, Павел Радимов, Семен Липкин һәм бик күп татар шагыйрьләре тәрҗемә иткән, - дип искә алдылар бөек шагыйрьне.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100