news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Санкт-Петербургта Габдулла Тукайның туган көненә багышланган татар җыры концерты була

11 апрельдә 15:00 сәгатьтә Санкт-Петербург шәһәре Милләтләр йортында Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында «Сандугач» татар фольклор ансамбле концерты була. «Берга булыйк, җырлап яшик» дип исемләнгән татар җыры кичәсе татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышланачак. Бу хакта ВКонтакте социаль челтәрендәге «Санкт-Петербург татарлары» төркеме хәбәр итә.

Программада хор чыгышлары һәм ялгыз номерлар, татар халык җырлары һәм биюләре, татарча шигырьләр тәкъдим ителәчәк.

Милләтебезнең бөек улын искә алу, аның әдәби мирасын барлау һәм татар моңы белән ләззәтләнү кичәсендә көтеп калабыз, диелә хәбәрдә.

Фото: Санкт-Петербург татарлары автономиясе

news_right_1
news_right_2
news_bot