news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Санкт-Петербургта Габдрахман Әпсәләмовның 115 еллыгына багышланган әдәби кичә узачак

11 декабрьдә 16:30 сәгатьтә Санкт-Петербургта татар әдәбияты классигы, фронтовик-язучы Габдрахман Әпсәләмовның 115 еллыгына багышланган «Мәңгелек кеше» дип аталган әдәби кичә узачак. Бу хакта Татарстан Республикасының Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге даими вәкиллеге хәбәр итә.

Кичәнең махсус кунагы — Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, «Казан» журналының баш редакторы, язучының оныгы Альбина Әпсәләмова.

Чарада катнашучылар язучының сугыш һәм иҗат юлы турында сөйләшәчәк, аның әсәрләреннән һәм фронт очеркларыннан өзекләр укыячак, язучының фронт юлына багышланган уникаль документларны күрә алачак.

Кичәдә Санкт-Петербург халкы һәм кунаклары, Петербург югары уку йортларында белем алучы Татарстан студентлары, татар диаспорасы вәкилләре һәм фронт батырлыгы темасы һәм татар әдәбияты мирасы белән кызыксынучылар катнаша ала.

Керү ирекле.

news_right_1
news_right_2
news_bot