news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Санкт-Петербургта Эльмира Мостафина картиналарыннан күргәзмә оештырыла

«Җил белән хәрәкәттә» дигән экспозицияне Шәһәр электр транспорты музеенда карарга мөмкин.

(Казан, 23 июль, «Татар-информ»). 4 августта Санкт-Петербургта Эльмира Мостафинаның «Җил белән хәрәкәттә» дигән күргәзмәсе ачыла. Бу хакта Татарстанның Санкт-Петербург һәм Ленинград өлкәсендәге матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чистай шәһәрендә туып үскән Эльмира Мостафина бүгенге көндә Петербургта яшәп иҗат итә, аның эшләрен Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә беләләр. 2006 елда Эльмира Санкт-Петербург Рәссамнар берлеге һәм Петербург акварельчеләре әгъзасы булды. Мостафинаның картиналары Россия, Швеция, Финляндия, Германиядә шәхси коллекцияләрдә саклана.

Күргәзмә 4 августта Шәһәр электр транспорты музеенда 16.00 сәгатьтә ачыла.


 

news_right_1
news_right_2
news_bot